Бер сүз дә дертләтми. Дөрләтми…

Бер сүз дә дертләтми. Дөрләтми
Тынлыктан изрәгән күңелне берни дә…
… Бу февраль тумыштан тулмаган. Бар уе
Яз белән үбешеп йөрүдә…

Ə күңел уянмый. Кышларга хыянәт
Иткәнгә февральгә үпкәләп.
Җандагы ташуга гөрләвек шаулаган
Яз кирәк!.. Ə язга әлегә иртәрәк!

Баш-аяк мин кышта. Тумыштан
Ят Галәм. Дөньядан читтәрәк.
Үзгәрәм димен дә… Юк! Булмый!..
Бүген- соң. Иртәгә — иртәрәк.

Күңелем тәрәзе ак томан пәрдәле. —
Аермыйм кай тараф, кай хаят?!.
Тик беләм: гомерем асылы —
Үземә меңъеллык сәяхәт!

Сәяхәт. Үземнән үземә. (Дөньядан
Өметең өзмичә түз генә!..)
Кышның кыл уртасы. Нигә дип ят кояш
Ялтырый бу февраль күзендә?!.

…Ят кояш яктырак, күрәсең… Яз күргәч
Кыш, әнә, оныткан дөньяны.
Ник Сине исемә төшерде бу халәт?!.
Урамда бит февраль. Нибары…

Эльмира Җәлилова

 

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт